Киләчәккә карап эшләсәк, әле яңартасы, үзгәртәсе әйберләр күп
Бүгенге көндә районыбызның һәрбер хуҗалыгында инженер-механиклар бар. Бүгенге язмабыз герое – «Маяк» җәмгыятеннән Ренас Нәбиев. «Мин 1988 елда Яңгул авылында туганмын. Кызганыч, миңа 1 ай вакытта әтием мәрхүм була. Аннан әниемнең туган авылы Орга күченеп кайтканбыз. Бүгенге көндә дә шунда гомер итәбез. 2006 елда Шеңшеңәр урта мәктәбен тәмамладым. Мәктәп елларында спортны бик үз итә идем, ярышларга күп йөрдем, бүгенге көндә дә спортны бик яратам. Шуңа да мин киләчәк һөнәрем итеп тә физкультура укытучысын сайладым», ди Ренас.
Югары уку йортына имтиханнарны уңышлы гына биреп, инде укырга кердем дигән соңгы чиктә, туганыбыз бу уемнан кире күндерде. Ренас, төплерәк һөнәр сайларга кирәк, дип. Шуннан мин Татар дәүләт педагогик университетның физика-математика факультетына укырга кердем. Аны 2011 елда уңышлы тәмамладым. Ул вакытта инженер һөнәре турында уйлаган да юк иде. Шуннан соң университетта эшләп алдым, спорт-массакүләм чараларны оештыру бүлеге белгече буларак, ул вакытта КФУ иде инде ул. Аннан газлаштыру фондында эшләдем, республиканың төрле район-шәһәрләрендә булырга туры килде.
«Эшкә кереп киткән көннәр бик җиңел булмады»
Көннәрдән бер көнне авылдагы йортны зурайтып, ремонт ясаганда, хуҗалык рәисе Хәлил Әгъләмҗанович яныбызга туктап, Ренас, бу өйләрне болай гына зурайтмыйсыңдыр инде, авылга кайтырга план бармы әллә, дип сорады. Өйләрне эшләп бетергәч, өйләнгәч, андый план барлыгын әйттем. Шул вакытта ул миңа баш инженер вазыйфасын тәкъдим итте. Мин башта бу эшне алып бара алырмынмы икән дип уйландым, шикләнү дә бар иде күңелдә.

Эшкә кереп киткән көннәр бик җиңел булмады, чөнки 2017 елның 19 маенда чәчү вакытында, бернәрсә белмәгән килеш кереп килдем мин бу эшкә. Кеше белән аралашырга яратканга күрә механизаторлар белән дә, башка хезмәтчәннәр белән дә уртак телне тиз таптык. Техникага кереп киткәч, интернеттан төрле мәгълүматларны бик күп укыдым. Физика-математика факультетында төпле белем алгач, бу юнәлеш миңа авырдан бирелде дип әйтә алмыйм. Шулай эшләп киттем. Таләпләр буенча белгечлегемә туры килә торган диплом алыр өчен дә укыдым.
Хәзер авыл җирендә зур егәрлекле техникалар белән эшләмәсәк, без мондагы механизаторлар саны белән басу-кырдагы эшләрне башкарып чыга алмас идек. Зур егәрлекле техникалар сезон вакытында эшлиләр, кышка сакланышка куйгач, аның механизаторы «МТЗ» тракторларында эшлиләр. График нигезендә гаражда агрегатларга, техникаларга ремонт эшләре дә башланып китә. Мин үзем яңалык, цифрлаштыру чорында укыгач, эштә дә яңалык кертәсем килде.
Өч-дүрт кеше башкарган эшләрне бер генә кеше дә эшли ала бит дигән фикергә килеп, андый технологияләрне кулланып була бит дип, районда иң беренчеләрдән булып GPS-ГЛОНАСС системасы безнең техникаларга урнаштырылды. Ул безгә заправка учетын алып барырга, техникаларның ничәдә эшкә барып, ничәдә кайтуларын контрольдә тотарга, егетләрнең кайсы басуда эшләгәннәрен җайлы гына эзләп табарга, ничә гектар, күпме вакыт эшләгәннәрен контрольдә тотар өчен бик җайлы әйбер. Мин аны кесә телефоны аша гына эшләп барам. Сервис кирәк булса да үзем чакыртам.
Инде хәзер дүрт техникада автопилот программасы бар. Аның белән эшләү ягулыкны да, симәнәне дә, ашламаларны да экономично тотарга мөмкинлек бирә. Әлеге программа кукуруз чәчә торган тракторларда һәм яңа алынган «К-743» тракторына урнаштырылды. Ике чәчү комплексыбыз бар. Зяб эшләреннән соң күлтиләр белән керәсе юк, чөнки чәчү комплексы үзе күлтили, үзе чәчә, катоклый – барлык эшләрне дә башкарып бара. Элек чәчкечләргә симәнә, ашлама тутырырга кеше күп булганлыктан, «СЗп» чәчкечләре белән эшли идек.
Киләчәккә карап эшләсәк, әле яңартасы, үзгәртәсе әйберләр күп
Хәзер елдан-ел кадрлар кытлыгы дигән проблема килеп баса, шуңа күрә бөтен симәнә, ашламаларны механикалаштырып салу юлы белән эшлибез. Аны симәнә, ашлама ташый торган «КамАЗ» шоферлары башкарып чыга. Киләчәккә карап эшләсәк, әле яңартасы, үзгәртәсе әйберләр күп.
Машина-трактор паркына килгәндә дә, заправкада эшләүченең эшен киметү өчен карта белән генә заправка ясап була торган колонкалар куярга кирәк. Тракторчы төрле вакытта килә, заправка ясый, ә карта аша бөтен мәгълүмат турыдан-туры китә бухгалтериягә. Складта да кәгазь эшләрен бетереп, 1 С программасы аша эшли башларга кирәк. Әйбер кайтты, приходланды, кайсы тракторга китте... болар барысы да компьютер эшли торган замана. Машина-трактор паркында ремонт кирәк җирләр дә бар. Барлык эшләр дә берьюлы гына эшләнеп бетә алмый. Аны аңлап, һәрбер эшне чират буенча алып барырга тырышабыз.
Нет комментариев