Мәетне соңгы юлга озатканда: мулла соравына җавап бирү хакында
Дин һәм тормыш

Мәетне соңгы юлга озатканда: мулла соравына җавап бирү хакында

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә

 – Мәетне озатканда мулла кеше, җеназа намазын укып бетергәч, “җәмәгать, әйбәт кеше идеме,” -  дип сорый. Мулланың: “Әйбәт кеше идеме?” -  дигән соравына җавап бирү дөресме?

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер мәҗлестә утырганда, алар яныннан җеназа күтәреп алып киттеләр, шунда кешеләр, кара, бу яхшы кеше иде, дип мәетне уңай яктан искә алдылар, Пәйгамбәребез (с.г.в.), тиешле булды, диде. Шуннан соң икенче җеназаны күтәреп алып киттеләр, карап торучылар, бу начар кеше иде, дип әйттеләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) янәдән, тиешле булды, диде. Шушыннан соң, Пәйгамбәребездән (с.г.в.) бу нәрсәне аңлата, дип сорагач, ул әйтте: - Сез беренче алып киткән кешене яхшы яктан сыйфатлагач, аңа җәннәт тиешле булды, ә начар яктан сыйфатлаган кешегә җәһәннәм тиешле булды, диде.

Без, имамнар, кешене соңгы юлга озатканда шушы сорауны бирәбез һәм һәркем бу мәеткә карата күңелендә изге, яхшы гамәлләрен искә алып, дога кыла  икән, бу хәерле була. Әлбәттә, хатасыз, гөнахсыз кеше юк, нинди генә булса да аның тормышында яхшылыгы да бар, без күңелебездән аны гафу итәбез.


мәет озату

Нет комментариев