Икең бергә күңелле, өчәү тагын да яхшы
Мәгариф

Икең бергә күңелле, өчәү тагын да яхшы

Әниле-кызлы Эльмира Рамазановна һәм Илүзә Фидарисовна, кыз туганнары Гөлшат ханым тәрбияче һөнәренә тугры шәхесләр

Бәхет иңсә иңә бит ул, күзләр генә тимәсен... Әнә шундый уйлар белән кайтылды апалы-сеңелле тәрбиячеләр яныннан. Быел мәктәпкәчә белем бирү елы да бит әле, әлеге язма  Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырылучы «Кызлар һәм әниләр» проекты кысаларында дөнья күрде.

Проектның максаты – укытучылар династиясенең гаилә җепләрен ныгыту, шәхси тарихлар, гаилә традицияләре аша тәрбиячеләрнең, мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү педагогларының дәрәҗәләрен үстерүгә корылган.

Сосна авылында Фәридә һәм Рамазан Гатауллиннар гаиләсендә туып-үскән Эльмира белән Гөлшат ханымнар нәкъ тә әлеге проектка төс килеп торалар. Бүгенге көндә аларның икесе дә Норма авылында «Тургай» балалар бакчасында эшлиләр. Тәрбияче һөнәре нәселдән килә дип әйтеп булмый, әниләре гомер буе хисапчы булып эшләгән, әтиләре шофер кеше, хезмәт юлы «Балтач Сельхозтехникасы»  белән бәйле.

– Безнең әни укытучы булырга хыялланган,  Арча педучилищесына укырга кергән булган, сагынуына түзалмыйча кире кайткан, әмма беркайчан да укытучы һөнәреннән кайтыш яшәмәде, гел кешеләргә ярдәм итүдә,  яхшылык эшләүдә булды, әле дә читтән кайткан кешеләр үткәннәрне яңартасылары килеп әнигә мөрәҗәгать итәләр, чөнки ул авылның тарихын туплады, анысы да изге эш бит аның. Һәм менә безгә әни укытучы булырга юнәлеш бирде, – дип сөйли апа-сеңел.

Язманың дәвамын «Хезмәт» газетасының 42нче санында укый алачаксыз.


тәрбияче

Нет комментариев