Балтачта һәм Чепьяда бәйрәм ярминкәсе узачак
Көн темасы

Балтачта һәм Чепьяда бәйрәм ярминкәсе узачак

Ярминкәләр иртәнге 7.30 сәгатьтә башлана

4 ноябрь, чәршәмбе көнне, Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында көзге ярминкәләр була.

Сатуда авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре һәм шәхси хуҗалыклар, җәмәгать туклануы предприятиеләре сатып алучыларга кулай бәядән, беренчел азык-төлек продукциясен тәкъдим итәчәкләр. Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр дә актив катнашыр дип көтелә.

Гадәттәгечә җыр-бию гөрләп торачак. Ярминкәләр иртәнге 7.30 сәгатьтә башлана.

P.S. Балтачта ярминкәләр үзәктә булачак.

 


Нет комментариев