Татарстанда ноябрь нормадан җылырак булачак
Җәмгыять

Татарстанда ноябрь нормадан җылырак булачак

Ноябрьнең беренче ункөнлеге өчен климат нормасы тулаем республика буенча -0,3 градус, Казанда +0,2 градус тәшкил итә

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, ноябрь башында төбәктә уртача температура климатик нормадан 1-2 градуска югарырак булачак.

Ноябрьнең беренче ункөнлеге өчен климат нормасы тулаем республика буенча -0,3 градус, Казанда +0,2 градус тәшкил итә.

Метеорологлар фаразлавынча, ноябрь аенда Татарстанда нормадан якынча 1 градуска җылырак булачак. Шул ук вакытта явым-төшем күләме уртача күпьеллык дәрәҗәгә якын булыр дип көтелә.

Вести Татарстан


Нет комментариев