Айгөл Таҗиевадан самса рецепты
Аш-су бүлмәсе

Айгөл Таҗиевадан самса рецепты

Самсаны алдан җылытылган мичтә 180-200 градуста якынча 30 минут пешерәбез

Камыр өчен: 510 г он, 0,5 чәй кашыгы тоз, 300 мл су,  70 г атланмай.

Эчлек:  ит/фарш 400 г,  бәрәңге салсагыз да була, 1 шт суган, 0,5 чәй кашыгы тоз, борыч.

Барлык ингредиентларны бергә болгатабыз, токмачка баскан кебек каты камыр басабыз. 2 өлешкә бүлеп, һәр катламны эретелгән атланмай белән майлыйбыз, камырның 2 нче катламын салабыз һәм шулай ук май белән майлыйбыз. Рулет итеп төрәбез; кисәкләргә бүләбез һәм суыткычка якынча 1 сәгать җибәрәбез.

Камыр әзер булгач, самсаларны ясап, өстен атланмай белән майлыйбыз һәм өстенә кунжут сибәбез.

Самсаны алдан җылытылган мичтә 180-200 градуста якынча 30 минут пешерәбез.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев