2027 елның 1 сентябреннән федераль һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы студентларның стипендияләре 4 процентка индексацияләнәчәк
«РИА Новости»га Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Дмитрий Морковкин хәбәр иткәнчә, индексация аспирантларга, ординаторларга һәм стажерларга да кагылачак.
"Индексация күләме фараз инфляциясе нигезендә планлаштырылган. 2028-2029 елга шулай ук бюджетка дүрт процент индексация салынган", – дигән ул. Эксперт билгеләп үткәнчә, индексация федераль һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына гына түгел, ә аспирантларга, ординаторларга һәм ассистент-стажерларга да кагылачак.
Морковкин сүзләренчә, 2027 елда стипендия белән тәэмин итүгә якынча 119,1 миллиард сум каралган.
Шәһри Казан
Нет комментариев