3 декабрь 2016 яңалыклары
-
Музей килә, кино була (фото)
5 декабрь көнне, Кино елын йомгаклау максатында, район кино оешмасы һәм "Татаркино" берлеге Татарстанның кинематографлар союзы белән берлектә чара үткәрә.
-
Чепьяда әниләр бәйрәме мул табыннар белән үткәрелгән
30 ноябрь көнне Чепья китапханәсендә әниләр көненә багышланган кичә үткәрелде.
-
Кенә мәктәбе укучылары «Һөнәрләр кичәсе»н зарыгып көтеп ала
Телеңне йотарлык, берсеннән-берсе татлы ризыклар һәм тәм-томнар әзерләүче, Кенә мәктәбе ашханәсендә 17 ел пешекче булып эшләүче Әлфия Галимованы "Һөнәрләр кичәсе"нә очрашуга дәшкәннәр.
-
Кул көрәшендә безнекеләргә тиңнәр юк
Районыбызда инвалидлар ункөнлеге башланып киткән бер мәлдә, безгә сөенечле хәбәр килеп иреште.
-
Шугалаклар Сезне көтә!!!
Районыбыз җирлегендә барлыгы 28 шугалак булдырылды.
-
Тормыш яме - гүзәл исемнәр
29 ноябрь көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә әнкәйләрне бәйрәм белән тәбрик итү; балага мәгънәле исемнәр кушуның мөһимлеген күрсәтү; Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлын, иҗатын искә төшерү максатыннан "Тормыш яме-гүзәл исемнәр" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Килгән кунаклар халкыбыз авыз иҗатын иңләп, исемнәр турында сораулардан төзелгән викторинада теләп катнаштылар.
-
Балтачта Яңа елга әзерлек башланды
Яңа елга аяк басарга да бер ай вакыт калып бара. Бәйрәм атмосферасы тудыру йөзеннән, район үзәгендә Яңа ел бәйрәмен уздыруга әзерлек чаралары башланып китте.
-
Рәхәтләнеп туп суктык
"Балтач" универсаль спорт залында мәктәп укучылары рәхәтләнеп туп суктылар. Чөнки 1999, 2000-2001, 2002-2003 елларда туган укучылар өчен Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Кубогына ярышлар оештырылган иде.
-
Балтачта «Чана-тау» ачыла
Бүген кич белән «Чана-тау» ачыла.
-
«Афоня» өчен төн йокым качты
Карык-Сөрмә авылында яшәүче Вячеслав Шестаков 20 ел гомерен кинога багышлаган кеше. 1971 елда Казанда киномеханиклыкка укып кайтканнан соң, бу өлкәдә эшләп китү өчен урын булмый аңа. Шуңа да бер ел сабыр итәргә һәм башка өлкәдә эшләп алырга туры килә. 1973 елның сентябрь аеннан Карак-Сөрмә һәм Урта Көшкәт авылларында киномеханик булып...
-
«Сабантуй» паркында ял итү чаралары район хакимияте югарылыгында оештырыла
Rышкы күңел ачу чараларын оештыру уңаеннан, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә җаваплы белгечләр, бүлек җитәкчеләре белән эшлекле сөйләшү булды.
-
Кариледә ут та янмый, юл да юк?
Кариле авылында урам утлары кичке биштән соң гына яна. Ул вакытта балалар мәктәптән кайтып бетә бит инде, балалар бакчасына йөрүче балаларны да караңгыда алып кайтырга мәҗбүрбез. Норма ягында алай түгел бит, утлар вакытында яна, ни өчен безгә генә шундый караш соң? Шулай ук юллар да чистартылмый, көчкә йөрибез, дип шалтырату...