Яшәгез табынып Анага!
Авызлар пешсә дә,
Кәефләр төшсә дә,
Күрсәтә күрмәгез анага!
Китмәгез кабынып,
Яшәгез табынып,
Табынган шикелле Аллага.
Ярдәмне кылыгыз,
Ягымлы булыгыз,
Аналар йөрәген саклагыз.
Дөньяның малына,
Байлыкның барына
Аларның хисләрен сатмагыз.
Кылсагыз рәхимлек -
Алырсыз бәхиллек.
Бәхиллек - байлыкның зурысы.
Анадан ризалык -
Сираттан узарлык
Оҗмахка юлларның турысы.
Җирдә ятмаячак,
Үзеңә...