Спартакиада тәмам
Мәгълүм булганча, муниципаль районнарның башкарма органнары хезмәткәрләренең республика Спартакиадасы кысаларында, Байлар Сабасында узган зона ярышларында районыбыз спортчылары матур гына күрсәткечләргә ирешеп, финал ярышларына юллама алганнар иде.
Үткән җомга-якшәмбе көннәрендә башкалабызда, Универсиада авылында торып, спортчыларыбыз спортның 8 төрендә көч сынашып, гомуми нәтиҗә буенча тугызынчы булдылар. Мини-футболда - 13, җиңел атлетикада - 14, өстәл теннисында - 16, шашкада 17нче урыннарны яулаган булсалар, герчеләребез - 7, шахматчыларыбыз - 5, бадминтончыларыбыз 4нче булдылар. Иң күркәм күрсәткечкә волейболчы егетләребез лаек булды, алар өченче призлы урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев