Кешелекле булып кал!
Яшәмә син, кеше, явыз булып,
Дөнья матурлыгын күрә бел.
Кеше булу гына җитеп бетми,
Кешелекле кеше була бел.
Яшәп кара һәрчак җаның атып,
Халкың өчен, туган ил өчен.
Гаделсезлек белән көрәшеп яшә,
Шул көрәшкә биреп бар көчең.
Бик күп авырлыклар кичерсәң дә,
Төшермә син, кеше, күңелең!
Килер бер көн, гөл-чәчәккә...