Кичә Казанда яшьләр форумы-2013 проектының иң яхшы күргәзмә-презентациясе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Иң куанычлысы шул, алар арасында безнең райондашлар да бар. Балтач районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин актив эшчәнлеге өчен министрлыкның Рәхмәт хаты, шулай ук «Яшьләр эшләре буенча иң яхшы оешма җитәкчесе» номинациясендә диплом белән бүләкләнде. «Факел» клубы педагог-оештыручысы Резеда Фазылҗанова исә «Иң яхшы яшүсмерләр клубы җитәкчесе» номинациясендә җиңүче булды. «Хыял» яшьләр үзәгенең музыкаль җитәкчесе Энҗе Сабирова «Иң яхшы яшьләр үзәге хезмәткәре» номинациясендә икенче урын яулады. Афәрин, егетләр-кызлар, булдырасыз да инде!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев