7 июль 2015 яңалыклары
-
Балтач бистәсенеӊ 5нче номерлы балалар бакчасы янында үзгәрешләр
Балтач бистәсенеӊ 5нче номерлы «Сөенеч» балалар бакчасы файдалануга тапшырылганда, балаларын китерүче әти-әниләрнеӊ җиӊел машиналарын кую урынына вак таш кына җәелгән иде.
-
Витаминнар үзебезнеӊ бакчада үсә
Июль - файдалы яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бай ай. Организм өчен кирәкле витаминнарны җәй айларында туплап калырга мөмкин. Безгә авыл җирендә яшәгәч, сатып аласы юк, иренмичә үстер һәм иренмичә җый гына . Яңа гына өлгергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне бакчада өзеп кенә кабасы.
-
Таузар авылында гомер итүче Асыя апа Гыйззәтуллинага Рәсәй Президентының Котлау Хаты тапшырылды
Бүген Таузар авылында гомер итүче Асыя апа Гыйззәтулла кызы Гыйззәтуллина үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Шаяннар Тапкырлар Клубы командасы Балтачка да килеп җитте
Без, "Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы" Республикакүләм Балалар һәм Яшьләр Иҗтимагый Оешмасы, Казан шәһәрендә 2010 елдан бирле мәктәпләр арасында татар телендә ШТК (КВН) уеннары оештырабыз.
-
Балтачныӊ төп урамнарыныӊ берсе – Нариман урамына яӊа асфальт җәелә (фото)
Балтач бистәсе аша авыр йөк транспорты йөри торган Нариман урамында капиталь ремонт үткәрелә башлады.
-
Балтач укытучылары сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә акча алмаячак
Федераль бюджеттан сыйныф җитәкчеләре булып эшләгән укытучылар өчен өстәмә акчага субсидия бүленмәячәк. РФ Хөкүмәте шул хактагы закон проектын хупламады, дип яза "Известия".
-
Балтач чәк-чәген Италиядә дә беләләр
Июль аеның беренче шимбәсе ел саен Халыкара кооперация көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Балтач кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәйретдин Шәйхетдинов белән сөйләштем.
-
Җиде хуҗалыклы Югары Сәрдек авылы
Югары Сәрдек авылы Балтач районының иң төньяк өлешендә урнашкан. Ул төньяктан һәм төньк-көнбатыштан Киров өлкәсе белән чиктәш. Сәрдек авылыннан 5 чакрым көнбатышта, Пыжмара авыл җирлегенә керә.
-
Карбыз алырга ашыкмагыз, агулануың ихтимал
Базар һәм сәүдә үзәкләрендә карбыз сата башладылар. Бигрәк тә кызу көннәрдә сусыл карбыздан авыз итәсе килә. Бәясе шактый алырга ашыкмагыз кыйммәткә төшсә дә алабыз. Ә өйгә кайткач кисеп карасаң... Кыскасы, ел да шул ук хәл. Җитмәсә, мондый карбыз ашап, агулануың да ихтимал.
-
Салавыч мегафермасы гел алда
Светлана Идиятуллина, Резеда Хәйруллина, Дания Хәкимова, Миләүшә Фатыйхова «Татарстан» хуҗалыгының да мегафермасы төзелгәннән бирле районда иң күп сөт җитештереп киләләр.
-
Ор авылыннан Миңзифа һәм Сәлихҗан Фатыйховлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булдылар
8нче июль - Рәсәйдә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дигән медаль дә булдырылды.
-
Казан әйдаманнары белән ял итүе тагын да күңеллерәк, ди яшь балтачлылар (фото)
Район балаларының бер өлеше җәйге ялларын "Романтик" лагеренда уздыра. Шул хакта кызыксынып, Зур Лызи авылы ягында урнашкан әлеге лагерьга юл алдым.