8 апрель 2016 яңалыклары
-
Казаннарга да чәчү кирәк (фото)
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, аныӊ бүлекләреннән бер төркем белгечләр район хуҗалыкларында язгы, җәйге эшләргә техниканыӊ хәзерлек торышын өйрәнде.
-
Путин туры линиягә чыга
14 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин белән "Туры линия" оештырылачак.
-
Балтачка да вертолет киләчәк
Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм министр урынбасары Фаяз Шакиров чисталыкны тикшерү максатыннан вертолет белән республика районнарына чыккан.
-
Балтачның социаль хезмәткәрләре гел уку да (фото)
7 апрель көнне халыкка «Наз» комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.
-
«Хыял» яшьләр үзәгендә өстәл теннисы буенча ярышлар узды
Әлеге чара «Спорт Татарстаны» - «Минем спорт кумирым» акциясе кысаларында үтте. Катнашучылар иң элек өстәл теннисы буенча ике тапкыр дүртенче ачык турнир җиңүчесе һәм күчмә кубок иясе Илдар Нәкыйповтан мастер-класслар алды.
-
Бер-береңә салынып утырсаң...
6 апрель, ягъни чәршәмбе көнне район мәдәният үзәгендә республиканың 12 районыннан вәкилләр җыелды. Биредә "Социаль хәле аяныч булган гаиләләрне һәм балаларны ачыклау, исәпкә алу" дигән темага, әлеге эшчәнлекне мәгълүмати система шартларында оештыру буенча зона семинары булды. Семинар яшәү нормаларыннан читләшү нәтиҗәсендә балаларына тиешле тәрбия бирмәгән ата-аналар, аларның балигъ булмаган балалары...
-
Кичә Балтач мәктәбе укучылары җәяү йөрде (фото)
7 апрель көнне мәктәп волонтерлары һәм "Яшь Гвардия" активистлары "Автомобильсез көн" акциясе үткәрде.
-
Пыжмара авылында яшәүче РАФИЛӘ ШИҺАПОВАның 50 яшьлек юбилее.
Пыжмара авылында яшәүче апабыз РАФИЛӘ ВАСИЛ кызы ШИҺАПОВАның 9 апрель көнне 50 яшьлек юбилее.
-
Иске Салавыч авылында яшәүче КАДИМ ЛАТИПОВның юбилее.
Иске Салавыч авылында яшәүче кадерле әтиебез КАДИМ ЛАТИПОВның 8 апрельдә 55 яшьлек олуг юбилее.
-
Балтач яшәүче РИНАТ ШӘЙХУЛЛИНга 55 яшь тула.
Балтач авылында гомер итүче кадерле әтиебез РИНАТ РАШИТ улы ШӘЙХУЛЛИНга 9 апрель көнне 55 яшь тула.
-
Драма коллективларының иң яхшылары ачыкланды
6 апрель көнне Балтач мәдәният үзәгендә Татар театрының 110 еллыгы уңаеннан "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән район бәйгесенә йомгак ясалды. "Әлепле әртисләре" белән "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектакльләре җиңү яулады.
-
Бүген Рәҗәп ае башланды
8 апрельдән Рәҗәп ае башлана. Рәҗәп - Аллаһы Тәгалә кан коюларны һәм низагларны тыйган дүрт айның берсе.
-
8 апрель – Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле хәрби комиссариат хезмәткәрләре, ветераннарыбыз, авыл җирлекләрендә хәрби хезмәт исәбен алып баручы белгечләр! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән ихластан тәбрик итәм.