«Хыял» яшьләр үзәгендә өстәл теннисы буенча ярышлар узды
Спорт

«Хыял» яшьләр үзәгендә өстәл теннисы буенча ярышлар узды

Әлеге чара «Спорт Татарстаны» - «Минем спорт кумирым» акциясе кысаларында үтте. Катнашучылар иң элек өстәл теннисы буенча ике тапкыр дүртенче ачык турнир җиңүчесе һәм күчмә кубок иясе Илдар Нәкыйповтан мастер-класслар алды.

Киеренке көрәштә Илфар Әүхәдиев - беренче, Илмир Габдрахманов - икенче, Әмир Биктимиров өченче булды.

Җиңүчеләргә медаль һәм дипломнар тапшырылды.

250

Нет комментариев