9 апрель 2016 яңалыклары
-
Васыйл Гарифуллин истәлегенә көрәш ярышлары узды
Данлыклы батыр, милли көрәш буенча РСФСРныӊ спорт остасы, Васыйл Гарифуллин истәлегенә ярыш уздырылды.
-
Язгы сынамышлар
Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас. Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас. Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр. Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр. Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса,...
-
Данил Гыйниятов «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларының баш мөхәррире итеп билгеләнде
"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә кадрлар алышынуы дәвам итә. Бүген «Болгар радиосы» директоры итеп Наилә Хәйдәрова билгеләнде. Моңарчы ул әлеге радиода трафик бүлегенең баш белгече иде.
-
“Хезмәт”кә языл һәм телевизор от!
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте 2016 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылучылар арасында янәдән призлар уйната - монысында төп приз - телевизор, аннан кала өч цифрлы фотоаппарат, шулай ук Кукмарада җитештерелгән сыйфатлы аш-су кирәк-яраклары . Ә иң күп газета-журналларга язылучы райондашларыбызны да кызыксындыру бүләкләре көтә.
-
Аӊлашырга әле соӊ түгел
Иҗтимагый советныӊ чираттагы утырышы җәмгыятьтә яшьләр тәрбиясе, аларда ватанпәрвәрлекне формалаштыру, районда әхлак тәрбиясенеӊ торышы һәм җирлектә эшли торган дини оешмаларныӊ кадрлар белән тәэмин ителешен өйрәнүгә багышланган иде. Алга китеп, түгәрәк өстәл утырышында сөйләшүләр, фикер алышулар хәйран кискен борылышлар алып, райондагы дини вәзгыятькә җитди карарга кирәклегенә өндәгән фикерләрнең җитәрлек булуын әйтергә...
-
Югалган һәм табылган Камил абый (дәвамы)
Мөгаллимебез кая киткән? 1964 елда Камил Вәлиев институттан юк булды. Безгә: "Аны Мәскәү тирәсенә, ниндидер фәнни-тикшеренү институты директоры итеп алдылар", - диделәр. Мөгаен, атом-төш физикасы юнәлешендәге яшерен оешмадыр дип фаразладык.
-
5 яшьлек бала инешкә егылып төшеп агып киткән
Ел саен республикада язгы ташу, боз китү вакытында сулыкларда кеше бату очраклары теркәлә. Мондый аяныч хәлләр, нигездә, яр буйларына якын бару, саксызлык һәм балаларны игътибарсыз калдыру аркасында килеп чыга.
-
Балтачта “Бердәм Россия” партиясенең депутатлыкка кандидатлары белән очрашу булды (фото)
18 сентябрьдә җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Сайлауларда катнашу өчен һәр сәяси партия үзенең иң лаеклы әгъзаларын барлаячак. Ә "Бердәм Россия" партиясендә депутатлыкка кандидатлар алдан тавыш бирү юлы белән сайлана, ягъни праймеризлар үткәрелә. Быел ул Россия күләмендә 22 майда үтәчәк.
-
Юлларның кардан ачылганын көтеп кенә торалар
Табигать язга авышу, юллар кардан ачылу белән «МДСУ-1» юллар хуҗалыгы оешмасы эшчеләре ремонт эшләре буенча районыбыз юллары буйлап сибелә башлый.
-
Якташыбыз Ленар Яшен ТМТВ премиясе иясе
2 апрель көнне башкаланың «Пирамида» күңел ачу комплексында ТМТВ телеканалы беренче тапкыр музыкаль телевизион премия бирү чарасы уздырды.
-
Алан авылында яшәүче РӘДИС МОТЫЙГУЛЛИНның 50 яшьлек юбилее.
Алан авылында яшәүче кадерле кешебез РӘДИС ЗИННӘТУЛЛА улы МОТЫЙГУЛЛИНның 10 апрельдә туган көне - 50 яшьлек юбилее.
-
Бер ханым 5 игезәк кыз тапкан
Бер ханым уйламаганда биш бала анасы булып куя.
-
Татарстан коткаручылары боз астына киткән машина пассажирларын эзли
5 апрель иртәсендә Нократ елгасы аша боз кичүендә Киров өлкәсе Малмыж районы биләмәсендә "УАЗ-Фермер" машинасы боз астына киткән иде.