Данлыклы батыр, милли көрәш буенча РСФСРныӊ спорт остасы, Васыйл Гарифуллин истәлегенә ярыш уздырылды.
Норма урта мәктәбе спорт залында 2003 һәм аннан да яшьрәк балалар арасында данлыклы батыр - Татарстан мәктәпләренеӊ атказанган укытучысы, күп мәртәбәләр Россия һәм Татарстан күләмендәге бәйгеләр җиӊүчесе, Татарстанныӊ атказанган тренеры Васыйл Гарифуллин истәлегенә татарча көрәш ярышлары булып узды. Анда 81 катнашучы һәм 10 команда тупланган иде. Иганәчеләр һәм Васыйл Гарифуллинныӊ энесе - Наил Гарифуллин тырышлыгы белән уздырылган бәйге бу елда да матур көәш шартларында узды. Җиӊүчеләр турында соӊрак тулырак итеп бирербез.
Нет комментариев