9 июнь 2015 яңалыклары
-
Рус теленнән 34 укучы БДИ тапшыра алмаган
Кичә кич мәҗбүри фән - рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре билгеле булды. Шунысы сөендерә: Татарстанда уртача күрсәткеч 3 баллга югары күтәрелгән. Быел ул 69 балл булган. Узган ел 65,8 балл иде.
-
Игътибар, бездә “Абунәчеләр көне”.
17нче июнь көнне район почта бүлекчәсендә "Абунәчеләр көне" үтәчәк. Бу көнне "Хезмәт"кә язылган һәр кеше бүләкләр отачак.
-
Балтач районы авыл Сабан туйлары батырлары
Сабан туй батырлары
-
Балтач волонтерлары Сабан туенда актив катнаштылар
7 июнь көнне районның «Волонтер» үзәге активистлары һәм аларның җитәкчеләре Эльвира Әхмәдуллина район Сабан туенда актив катнаштылар.
-
Бәйрәмнән басуга
Милли бәйрәмебез - Сабантуйга әзерлек белән беррәттән, авыл халкы бердәм төстә печәнгә төште. Шәхси хуҗалыклар, фермерлар терлекләр өчен кышлык азык запасы кайтара башлады.
-
Сабантуйда “Президент белән бергә” республика хәрәкәте активистлары “Спортлы Татарстан” мәйданчыгын оештырды(фото).
"Президент белән бергә" республика хәрәкәте Сабантуй бәйрәмен оештыруда активлык күрсәттеләр. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән, Балтачыбызда да бәйрәм барган көннәрдә хәрәкәтнең җирле бүлеге "Спортлы Татарстан" дип аталган үз мәйданчыкларын оештырды.
-
Чисталыкка ни җитә (фото).
Районыбызныӊ «Сабан туй» ял паркыныӊ бәйрәмнән соӊ чүпкә батып, бик күӊелсез хәлгә төшкәнлеген җиткергән идек. Язма басылырга да өлгермәде, мәйданны, табигатьне чүп-чардан арындыру буенча кызу эш башланды.
-
Яблонная моль
Вредитель: яблонная моль повреждает только яблоню. Размах крыльев бабочек моли - 2 см.
-
Алмагач көясе һөҗүм итә
Республикада алмагач көясе еш күренә башлады. Россельхознадзорның Татарстан республикасындагы Идарәсе белгече З.Х. Мамәтов бу хакта түбәндәгеләрне хәбәр итә: