"Президент белән бергә" республика хәрәкәте Сабантуй бәйрәмен оештыруда активлык күрсәттеләр. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән, Балтачыбызда да бәйрәм барган көннәрдә хәрәкәтнең җирле бүлеге "Спортлы Татарстан" дип аталган үз мәйданчыкларын оештырды.
Әлеге мәйданчыкларда республикада яшәүчеләр ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карый алдылар. Иң активлары истәлекле бүләкләргә һәм Мактау таныклыкларына ия булды. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин да читтә калмады, барлык төр ярышларда да теләп катнашты.
Нет комментариев