10 февраль 2015 яңалыклары
-
ИЛФАТ ТАҺИР улы ГАЛИЕВның 10 февральдә 50 яшьлек юбилее.
Нормабаш авылында туып, хәзерге көндә Балтач бистәсендә яшәүче ИЛФАТ ТАҺИР улы ГАЛИЕВның 10 февральдә 50 яшьлек юбилее узды.
-
Кадерле әтиебез РАВИЛ ФАТЫЙХ улы МӨХӘММӘТГАЛИЕВка 10 февральдә 65 яшь тулды.
Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәүче кадерле әтиебез РАВИЛ ФАТЫЙХ улы МӨХӘММӘТГАЛИЕВка 10 февральдә 65 яшь тулды.
-
ИЛДАР ГАБДЕЛБӘР улы ГЫЙЛӘҖЕВның 7 февральдә 60 яшьлек юбилее иде.
ПМК-5 җәмгыятендә эшләүче баш инженер ИЛДАР ГАБДЕЛБӘР улы ГЫЙЛӘҖЕВның 7 февральдә 60 яшьлек юбилее иде.
-
Яшел Үзән районында хатын-кыз ир-атка 320 тапкыр пычак белән чәнчегән
Җинаять кылынган вакытта алар икесе дә исерек булган.
-
«Сорнай» фольклор ансамблен Балтач белән ни бәйли?
«Сорнай» дигәч күпләр район үзәгендәге авыл хуҗалыгы җәмгыятен күз алдына китерер. Терлекләр тулы фермалар, иркен кырлар, трактор, комбайннар гөрелтесе. Әмма без хәзер сөйлисе «Сорнай» бөтенләй башка өлкәгә карый. Һәм шул ук вакытта без сөйләгәне белән дә бер кадәр бәйләнеше бар.
-
Балтач урамнарын этләр басты
«Балтач урамнарында бәйсез этләр күбәйде. Иртә белән балалар мәктәпкә барган вакытта һәм кичке якта мәктәптән кайтканда бик куркыныч.
-
5341 балтачлы чаңгыга басты
Якшәмбе көнне Балтачның чаңгы трассасында чаңгы ярышлары булып узды.
-
Салавычта бозлар юкарды....
Инде ике атна рәттән Салавыч үз бозына кунаклар кабул итә.
-
Ояла беләсеӊме?
Мөселманның холкы, сыйфатлары аның эчке дөньясын күрсәтә. Ягъни бу кешенең Аллаһы Тәгаләгә итагать итүен, иманын, никадәрле үз тормышын Раббыбыз кушканча коруын күрсәтә.
-
Балтачта район халкыныӊ өчтән бер өлеше дәүләт тарафыннан билгеләнгән пенсия ала (фото).
Районыбызда халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары арасында район пенсия фондыныӊ халык мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендәге эшчәнлеге үзе аерым бер мөһим урын алып тора.