Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

5341 балтачлы чаңгыга басты

Якшәмбе көнне Балтачның чаңгы трассасында чаңгы ярышлары булып узды.

Җомга-шимбә көннәрендә мәктәп укучылары ярышса, ял көнне районның оешма-предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, спорт сөюче райондашлар чаңгыга басты. Ярышлар традиция буенча җитәкчелекнең котлау сүзләре һәм әзерлек күнегүләре белән башланды.
Беренче булып старт җитәкчеләргә бирелде. 2015 метр араны үз яшь категорияләрендә Эмиль Гарипов (балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе), Николай Колоколов ("Дуслык" җәмгыяте), Гөлчәчәк Гыйләҗева (Балтач мәктәбе) иң беренче булып килде.
Ир-егетләр арасында исә 3 чакрым араны үтеп, финиш сызыгын беренче булып спорт мәктәбеннән Роман Никитин һәм Сергей Григорьев кисте. Хатын-кызлар 2 чакрымда узышты, бу арада гимназиядән Алсу Нигъмәтҗанова, "Дуслык" җәмгыятеннән Лилия Михайлова җиңүче булды.
Илһам Гайнетдинов (башкарма комитет), Марат Исмәгыйлев (Кече Лызи мәктәбе), Рамил Шакиров (башкарма комитет), Равил Хәкимуллин ("Энергосбыт"), Алия Зәкиева (мәгариф), Зөһрә Әхмәтханова (ЗАГС), Ленур Галимҗанов (спорт мәктәбе), Родион Кушаев (Кече Лызи мәктәбе), Рамил Нигъмәтҗанов ("Балтач газы"), Фаил Мөхәммәтшин (эчке эшләр бүлеге), Алина Иванова (Чепья мәктәбе), Гөлназ Хәкимова (Балтач җирле үзидарәсе), Рәмзия Хәкимова ("Балтач газы"), Илсия Зиятдинова (Балтач җирле үзидарәсе) исә призерлар исемлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250