10 февраль 2016 яңалыклары
-
ГӨЛНИРА МӘННӘФ кызы ХАФИЗОВАга 10 февральдә 55 яшь тула
Пыжмара авылында яшәүче ГӨЛНИРА МӘННӘФ кызы ХАФИЗОВАга 10 февральдә 55 яшь тула.
-
ГӨЛФИРӘ ХӘБИБРАХМАН кызы ГАБДРАХМАНОВАга 10 феральдә 65 яшь тула
Бөрбаш авылында яшәүче ГӨЛФИРӘ ХӘБИБРАХМАН кызы ГАБДРАХМАНОВАга 10 феральдә 65 яшь тула.
-
Балтач мәктәбенең яшь чаңгычылары Ленур Галимҗанов призы өчен ярыштылар
Спорт айлыгы кысаларында, күптән түгел Балтач урта мәктәбенең 2-5 сыйныф укучылары өчен Ленур Галимҗанов призына чаңгы ярышы булды.
-
Кояш сыман әбиебез бар
Көшкәтбаш авылына килен булып төшкән көннән мин гомерем буе булган хыялымны тормышка ашырдым - Әбиле булдым! Үземнең әби-бабайларым иртә вафат булу сәбәпле, онык булып яратыла алмадым. Ләкин бүген авыз тутырып әби дип дәшәр кешем бар.
-
Район Пенсия фондының еллык хисап җыелышы узды
Район Пенсия фондының еллык хисап җыелышы һәр елдагыча бик күркәм төстә, яңалыкларга бай рәвештә үтте. Әлеге өлкәгә мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр районыбызда, чөнки идарәнең клиентлар белән эшләү хезмәтенең теркәү базасына күз салсак, 2015 елда аларга 10927 кеше төрле сораулар буенча килгән, бу исә бер көнгә 40-45 кеше дигән сүз.
-
Гөсләче Зоя апа Алексеева (фото)
Гөсләче Зоя апа Алексееваны районыбызда белмәгән кеше сирәктер. Борынгы уен коралы белән ул район җирлегендә уза торган смотр-концертларда, республикакүләм конкурс, фестивальләрдә дә еш катнаша.
-
Керәшен авылы тулы татар киленнәре
«Хезмәт десанты» белән Биктәш авылына килгәч иң беренче күзем төшкәне йортларның төзеклеге иде. Кечкенә генә дигән авылыбыз да бара торгач озын булып тоелды, ә баксаң анда нибары 63 кенә хуҗалык яши икән. Керәшен халкының бердәм булып яшәве, оешканлыгы элек-электән билгеле, шуңадыр да алардагы һәрбер мәдәни чара ду килеп үткәрелә.
-
Мәчеттә җаныма тынычлык алдым
Мин әлһәмдүлилләһ хәзер мәчеткә йөрим, мәдрәсәдә укымасам да. Кешегә авырлык килгәндә әни сүзен әйтсәк тә, ярдәм сорап тик Аллаһы Тәгаләгә генә мөрәҗәгать итәбез.
-
Балтачта кеше югалды, күрүчеләр юкмы
Кичә - 9 февраль көнне, кичке 21.00 сәгатьләр тирәсендә Балтач бистәсенең Школьная урамы, 4нче йорт адресы буенча яшәүче, 1930нчы елгы, 86 яшьлек Нәҗип Гыймадиев өеннән чыгып китә.
-
«Таянычым – ирем Ханнан», ди директор хатыны
Дөньяда иң бөек бәхет - гүзәл гаилә тормышы. Шуңа да мондый гаилә тормышын булдыру ай-һай кыен, ирдән дә, хатыннан да зур сабырлык, түземлелек, итагатьлелек, бер-берсенә тугърылык һәм ышаныч таләп итә.
-
Дустым Сәйдәшкә
Энекәшем кебек якын кешем - Сәйдәш дустым минем яшәсен! Бары тик син генә шулай зурлап, «Дядя Федя» диеп дәшәсең. Мин дус күрдем синдә, егет булып Тора белгән өчен сүзеңдә. Шигырь яздым әле бүләк итеп, Котлыйм менә туган көнеңдә. Мактау түгел, чын дөресе шулай, Күкләр шаһит, әгәр алдасам. Көчле ихтыярлы синдәйләрне...
-
Норма авыл җирлеге яшьләре “Яшьләр online" төркеме булдырды
2 февраль көнне Норма мәдәният йортында Норма авыл жирлегенең "Яшьләр online" төркеме жыелды. Әлеге чарага авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин да катнашты.
-
Асфальт шампуньгә лаек, ә тротуар комга … Уйланырга җирлек бар
Редакциябез телефонының тын гына торган вакыты юк безнең. Һәрчак шалтыратып я рәхмәт, я зарларын белдерәләр. Без исә һәрчак көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Менә бүген дә 85 яшьлек бабай шалтыратып ярдәм итүебезне үтенде.