Норма авыл җирлеге яшьләре “Яшьләр online" төркеме булдырды
Җәмгыять

Норма авыл җирлеге яшьләре “Яшьләр online" төркеме булдырды

2 февраль көнне Норма мәдәният йортында Норма авыл жирлегенең "Яшьләр online" төркеме жыелды. Әлеге чарага авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин да катнашты.

Яшьләр җитәкчегә үз фикер-тәкъдимнәрен дә белдерделәр, киләчәккә булган хыял-теләкләре белән дә уртаклаштылар. Февраль аена эш планы төзеп, дәүләт тәкьдим иткән проектларга катнашырга дип, күңелле рухта таралыштылар.

Авыл җирлегендә үткәрелә торган бер чара да яшьләрсез үтми безнең. Менә 3 февраль көнне мәдәният йортында Норма авыл жирлеге башкарма комитеты исәп-хисап җыелышы булып узды. Җыелыш ял концерты белән тәмамланды. Яшьләребез анда да актив катнашылар.
Зилә Шәрипова
Норма мәдәният йорты мөдире


250

Нет комментариев