10 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Хәрби комиссариатны яңадан салдылар...
Районда бик күп төзекләндерү эшләре бара. Ремонтларга тотынган һәр объект танымаслык булып үзгәрә, заманча бинага әверелә.
-
Тatar-inform.tatar – .tatar доменында беренче яңалыклар сайты
30 августта, Республика көнендә, Татарстанда .tatar домен зонасында беренче яңалыклар сайты эшли башлады. Тatar-inform.tatar адресы буенча "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар телендәге версиясе урнашты. Элек ул рус телендәге версия домены астында эшләгән һәм аның тәрҗемәсе булып торган.
-
Шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның “Әгәр мин янмасам”дигән китабының икенче томы дөнья күрде
Шушы көннәрдә шагыйрь һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гарифҗан Мөхәммәтшинның 2008 елда нәшер ителгән "Әгәр мин янмасам..." исемле китабының икенче томы басылып чыкты.
-
Әбиләребез алма сатуга күчте
Бистә универмагы каршында әбиләр кып-кызыл алмалар сата.
-
Җәяүле сукмагы башында һаман да бер укучы малай белән кыз басып тора (фото)
Бу бездә түгел, күрше Кукмара районында. Очып килгән машина әлеге укучы балаларның сыннарын ерактан ук күреп ала, һәм тизлеген киметергә мәҗбүр була.
-
Бистә башында карга көтүе (фото)
Беркөнне кичкырын Норма белән Балтач арасындагы юл кырыен кара карга көтүе баскан иде.
-
Кенә җирлеге Грант акчаларын максатчан куллана (фото)
Кенәбаштагы Школьная урамы начар хәлдә иде, яңгырлы көннәрдә тәмам иза чиктек, ди авыл халкы.
-
Районда 42 урында түләмәдән (себер язвасыннан) үлгән хайван үләксәләре күмелгән үләт базы бар
Уйлап карасаң, бик куркыныч сан. Ә кайчан булган соң районда мондый хәл, соңгы елларда гына ишеткән юк.