Районда 42 урында түләмәдән (себер язвасыннан) үлгән хайван үләксәләре күмелгән үләт базы бар
Уйлап карасаң, бик куркыныч сан. Ә кайчан булган соң районда мондый хәл, соңгы елларда гына ишеткән юк.
Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре Африка чумасы белән бергә түләмәгә каршы да көрәш чаралары үткәрә. Районга кергән һәр терлек ите, тере мал тикшерү аша уза, сатучыга да, алучыга да хәзер үтә дә игътибарлы булып, читенсенеп тормаска, ветеринария белешмәсен күрсәтүләрен сорарга кирәк. Бармы,- бар, дип кенә түгел, документка язылганны үз күзең белән күрү шарт. (Ялганмы-түгелме, анысы башка мәсьәлә, алучысы һәм бирүчесе намусында.З.Ш.)Терлек сатып алучыларны "Хезмәт"ебез аша гел искәртә киләбез, тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез, терлек сатып алгансыз икән, һичьюгы мал табибына мөрәҗәгать итеп, канын тикшертеп карагыз, җаныгыз тыныч булыр.
- Түләмә афәте күзәтелмәсен өчен, елга ике мәртәбә өйдән-өйгә кереп йорт хайваннарына бушлай прививка ясала, - ди районның баш ветеринария табибы. - Ләкин арада прививка ясатудан баш тартучы хуҗалар да очрый, дәүләтнең даими кайгыртуын аңлап, мондый профилактиканы куанып кына кабул итәсе, югыйсә... Һәркемнең бу мәсьәләгә җаваплы каравын сорар идем, чөнки түләмә ул бик җитди чир, йогышлы авыру.
Әлеге чир адәм баласы өчен дә куркыныч, чөнки һәр малның үз хуҗасы бар, алар һәрчак тыгыз элемтәдә. Түләмә чире дип чаң сугуның сәбәбе булган Ямало-Ненецкий автономияле округ территориясен генә алыйк. Биредә хәл гаять тә кискен. Быелның июлендә төньяк боланнары көтүендә түләмә чире ачыкланды, 1 августка 2349 болан үлеме билгеле булды. Карантин кертелгән, вирусны бетерү чаралары күрелә, бар да өлкә губернаторы күзәтүендә.Әмма ни мәгънә, үлем-китем көннән-көн арта гына бара. Чөнки көтүдәге бер генә боланга да вакцинация үткәрелмәгән . Һәм менә нинди үкенечле нәтиҗә.Себер язвасының ахыргы очрагы 1941 елда теркәлгән булган. Шушы аяныч нәтиҗәләрдән чыгып, прививканың дүр аяклы хайван өчен дә никадәр мөһим икәнлегенә төшенүе кыен түгел.
- Татарстанда да профилактика-аңлату эшләре җитди төсмер алды, - ди Саба территориаль бүлегенең баш дәүләт ветеринария инспекторы Илгизәр Гарипов. - Ветеринария белешмәсеннән башка, үз сәламәтлегеңне һәм дә йорттагы малларыңны куркыныч астына куеп, терлек сатып алмаска киңәш ителә, лицензия кагазеннән тыш кына сатучыдан ит ризаклары алырга ярамый, терлек сатып алгансыз икән, кичекмәстән, үзегез яши торган җирлектәге мал табибына хәбәр итеп, түләмәгә каршы вакцина ясартырга кирәк. Хуҗалыкта бер хайван үлсә, яки берничә терлек чирләп китсә, кичекмәстән, ветеринария хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү сорала.
Без авыл хуҗалыгы районында яшибез. Терлекләр дә күп асрыйбыз, абзар тулы мал-туар дип сөйләшүчеләребез күп. Бу куркыныч чир афәте берәүнең дә утарына янамасын, тырышып үрчеткән малыбыздан колак кагарга язмасын, сәләмәтлегебезгә зыян салмасын, җәмгыятебезгә зыян китермәсен дисәк, белгечләр киңәшенә колак салып, тиешле таләпләрне үтәү мәслихәт булыр.
Районда 4 дистәдән артык үләт базы бар, дидек . Аның инде бөтенесен дә безгә санап, әйтеп утырмыйлар, бу урыннарны күзе төшкән халык үзе дә беләдер, мәсәлән, Балтач газы тирәсеннән өстәрәк берсе урнашкан, Курмала авылы өстендә бар, Норма белән Кариле территориясе тирәсендәгесе күренеп үк тора. Дөрес, аларның һәммәсе дә профнастил белән әйләндереп алынган, куркыныч урын икәнлеге язып куелган.
- Шөкер, бездә башка районнардагы кебек профнастилларны сүтеп алып китә торган варварлык күренешләре юк, - ди Алмаз әфәнде.
- Юк түгел , бар инде ул, җирлекләрдә тукталыш павильоннарын хәйран "чишендерделәр бит" . Монысына килгәндә, күрә торып инфекция йогарга мөмкин булган үләт базының коймасын салдырмаслар инде... Сүзсез калдым, әле шул җирләрдә печән чабып, җиләк җыеп, терлек бәйләп йөрүчеләр дә бар икән... Борылып карарга да куркыныч җирләрдә үз сәламәтлегеңне куркыныч астына куеп йөр инде син...
Үләт базы урнашкан урыннар куркыныч зонага керә, һәм анда кешелек өчен тормыш алып бару тыела. Йорт участоклары алганда, өйләр салырга планлаштырганда моны исәпкә алу аеруча да мөһим, чөнки соңыннан күп кенә киртәләр, ризасызлыклар тууы мөмкин.
- Расланган генпланнар һәрбер авыл җирлегендә дә бар, - ди районнның төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев. - Төрле максатларда җирләр биргәндә андый зоналар исәпкә алына.
Җирле халык үләт базының кайда икәнлеген күреп белсә дә, аның афәте кая кадәр җиткәнен чамалый алмаска мөмкин. Җыеннар вакытында кызыксынып алулар, белеп торулар зыянга булмас иде, чөнки төзелеш ягыннан үсә баручыбыз авылларыбыз күп, Балтачыбызны әйтеп тә торасы юк, айлап, көнләп түгел, сәгатьләп зурая бара бугай инде ул...
Түләмә - куркыныч чир, аны районга кертмәү, саклану безнең бурыч. Чирләр, үлем-китемнәр болай да җитәрлек, инде хайваннарга кагылышлы йогышлы чирләргә дә үтеп керергә юл куймыйк. Кушылган таләпләрне үтик, ярамаган тагын, дип карамыйк, үкенечле, узәк өзгеч хәлләр бер була ул, гел булмый, - авыл кешесе бер чебеше үлсә дә кайгыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев