11 апрель 2014 яңалыклары
-
Песиләр көненә багышланган бәйгебезгә фотосүрәтләр кабул итүдән туктап, тавыш бирүгә күчәбез
Җиңүче Сезнең тавыш бирүегез буенча билгеләнәчәк.
-
Балтач «Мәдәният үзәге»ндә «Канатлар куйды сәхнә» исемле ветераннар концерты булды
10 нчы апрель көнне Балтач «Мәдәният үзәге»ндә «Канатлар куйды сәхнә» исемле ветераннар арасында бәйгенең Балтач зонасында җиңүчеләре концерт куйды.
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары кайчан имтиханнар тапшыра башлый?
Татарстан Республикасыныӊ мәгариф һәм фән Министрлыгы хәбәр иткәнчә, тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар 28 майда башланачак.
-
Агачларга карап үзеңең холкыңны белә аласың
Өрәңге (11-20 апрель, 14-23 октябрь) Бу билге астында туганнар гадәти кешеләр рәтенә кермиләр. Тыйнак һәм кыюсыз булсалар да, алар тәвәккәллек сорый торган адымнар ясарга сәләтле. Алар- тиктормас, ачык, сөйкемле кешеләр. Мода артыннан кумасалар да, килешле һәм пөхтә киенәләр. Өрәңгеләр аерым бер сәләткә ия: алар янында кеше йөрәген ачып бирүен сизми...
-
Балтачта пожар
«Чәй йорты» янындагы күпфатирлы йорт белән янәшә хужалыкның гаражы яна. Ленин урамындагы юл ике яклап ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан ябылган, янгын сүндерүчеләр сигнал булу белән килеп ялкын белән көрәшәләр. Тулырак мәгълүматны алга таба бирербез.
-
Әҗәт һәм бурыч турында ислам дине эшлеклеләренеӊ фикерләре
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Динебез турында туган сорауларга җавапларны урнаштырганда без башка төбәкләрдә дә халкыбызга армый-талмый хезмәт итүче ислам дине эшлеклеләренеӊ фикерләрен дә Сезгә җиткерергә булдык. Бүген Сезгә шундый бер әӊгәмәләрнеӊ берсен тәкъдим итәбез.
-
Балтачта Сабантуй КӨННӘРЕ билгеле булды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Сабантуй бәйрәмнәре республика районнарынада 7, 8 июнь көннәрендә, Казанда - 21 июньдә, Чаллыда - 12 июнь көнне үтәчәк.
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең шушы елның 17 февралендә кабул ителгән карары нигезендә янгын куркынычсызлыгы режимы кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертелде.