Татарстан Республикасыныӊ мәгариф һәм фән Министрлыгы хәбәр иткәнчә, тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар 28 майда башланачак.
Бу көнне алар җәмгыять белеме, химия, әдәбият, информатика фәннәрен тапшыра алачак. 31 майда математика, 3 июньдә география, тарих, биология, чит телләр һәм физикадан имтихан булачак. 6 июньдә тугызынчы сыйныф укучыларын рус теленнән имтихан көтә. 11 сыйныф чыгарылыш укучылары өчен БДИның төп дулкыны 26 майда башланачак.
Фото:http://fasadochka.ru/index/stendy_obshhestvoznanija_i_obrazovanija/0-21
Нет комментариев