12 октябрь 2015 яңалыклары
-
Бүген Балтачта мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы узды
Бүген - 12 октябрьдә "Балтач" спорткомплексында район мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы үтте.
-
һичьюгы, ямау салынып калсын
Норманың Муса Җәлил урамында юлчылар ремонт үткәрә - асфальт юлның ватылган-җимерелгән урыннарын төзәтәләр, чокыр-чакырларны вак таш тутырып тигезлиләр, гаять тә нык таушалган урыннарга ташны җәеп үк куялар.
-
Балтач районында иң куп оныклары һәм оныкчыклары булган әби-бабай!
Районыбызда уңган, булган, матур, ишле, күп балалы гаиләләребез бар безнең. Куныр авылында гомер итүче, 60 елдан артык кулга-кул тотынып яшәүче Нурмөхәммәт абый белән Мәрхәбә апа Вахитовлар гаиләсе районда үрнәк гаиләләребезнең берсе.
-
Бакчабыз көне буе бәйрәм итте
Өлкәннәр көне уңаеннан матур очрашулар бистәдәге 2нче номерлы бакчабызда һәр елны үткәрелә.
-
Мөхтәрәм шәхес, райондашыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшинның бүген туган көне
Шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күпсанлы китаплар авторы, заманында бик күп балаларга белем биргән мөгаллим, район җитәкчелегенең югары урыннарында эшләгән, Балтач районы энциклопедиясен нәшер иткән, иҗатта камиллеккә ирешүдә үз-үзен аямас мөхтәрәм шәхес, Балтач бистәсендә яшәүче райондашыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшинның 12 октябрь көнне туган көне.
-
"Ак калфак" иҗтимагый оешмасының "Шәҗәрә - безнең тамырлар" дигән төбәкара фәнни-гамәли конференциясеннән фоторепортаж
Районда "Шәҗәрә - безнең тамырлар" дип исемләнгән "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының төбәкара фәнни-гамәли конференциясе башлануы турында хәбәр иткән идек.
-
Игътибар, игътибар, безне ТНВ каналында күрсәтәләр
Бүген, ягъни 12 октябрь көне, ТНВ каналында 20 сәгать 30 минутта "Татарлар" тапшыруында Балтачта үткәрелгән шәҗәрә бәйрәме күрсәтеләчәк.
-
Балтачта "Ак калфак"лылар өйләнешү шаһитлары булдылар (фото)
"Ак калфак" иҗтимагый оешмасы вәкилләре безнең районда эшлекле сәфәрләре вакытында, Пыжмара авылында яшәүче 15 балалы Мөхәрләмовларның өченче уллары Рамилнең өйләнешү шаһитлары булдылар.
-
Балтачта гөрләп узган ярминкәләрдән фоторепортаж
Ярминкә күреннешләре белән тагын өстәмә 100 фотосүрәтне биредә карый аласыз: http://baltaci.ru/tt/gallery.html
-
"Ак чәчәкләр" кинофильмы авыл мәдәният йортларында күрсәтелә
Районыбызда кино оешмасы булу, балтачлылар өчен куаныч ул.
-
Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлый
Без - авыл хуҗалыгы районы. Районыбыз халкының тулаем тормыш-көнкүреше авыл хуҗалыгы белән турыдан-туры бәйләнгән. Шуңа да бу бәйрәм - Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне башка барлык һөнәри бәйрәмнәргә караганда да күпчелегебез көтеп ала торганы, мәртәбәлесе, кадерлесе диясе килә.