"Ак чәчәкләр" кинофильмы авыл мәдәният йортларында күрсәтелә
Төрлесе

"Ак чәчәкләр" кинофильмы авыл мәдәният йортларында күрсәтелә

Районыбызда кино оешмасы булу, балтачлылар өчен куаныч ул.

Башкалар өчен татарлар арасында популярлашып өлгергән, халык тарафыннан яратып кабул ителгән "Ак чәчәкләр" кинофильмын зур экраннарда карау хыял гына булса, ә районыбыз мәдәният йортларының берсеннән-икенчесенә күчеп йөри. Һәркайда зур аншлаг белән бара. Халык саф татар телендәге нәфис фильм карауга сусаган булган икән дигән нәтиҗә ясап була.
Инде менә Норма мәдәният йортында да бүген кичке 7 сәгатьтә әлеге фильм үз тамашачысын җыяр дип тәгаенләнә. Рәхим итегез!

250

Нет комментариев