12 декабрь 2012 яңалыклары
-
Афәрин, Ринат...
Күптән түгел генә башкалабызның «Ак Барс» көрәш Сараенда үткән Татарстан беренчелегендә Ринатыбыз чемпион калып, барыбызны да шаккатырган иде.
-
Пошиларга... тоз
Ниһаять, районыбызга да кыш килеп җитте. Шул уңайдан, Татарстан Урман хуҗалыгы министры Н.Мәһдиев республикабызның барлык табигать тыюлыклары директорларына кышкы сезонда кыргый хайваннарны саклау турында мөрәҗәгать белән чыккан иде. Шул уңайдан «Балтач» табигый тыюлыгы директоры Альберт Минзакир улы Фәрхетдинов менә нәрсәләр сөйләде:
-
Яңа ел җитә
Арча урман хуҗалыгы барлык Балтач районы халкын якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрик итә һәм Яңа ел чыршыларын бары тик сәүдә нокталарыннан гына сатып алуны тәкъдим итә.
-
Райондашлар өмете
РФ Дәүләт Думасының физкультура-спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, якташыбыз Марат Мансур улы Бариев безнең районда булып китте. Киң җәмәгатьчелек белән очрашып, райондашларыбызны борчыган мәсьәләләрне өйрәнде.
-
Тәбриклибез!
Социаль-мәдәни объектларны төзү һәм ремонтлау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм Алан авылы мәдәният йортын файдалануга тапшыру уңаеннан, «Балтасистрой» җәмгыятеннән түбәндәге иптәшләр Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар: Марсиль Насыйр улы Хафизов - төзү-монтаж эшләре мастеры; Рафил Шамил улы Миңнемуллин - автокранчы.