Арча урман хуҗалыгы барлык Балтач районы халкын якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрик итә һәм Яңа ел чыршыларын бары тик сәүдә нокталарыннан гына сатып алуны тәкъдим итә.
Урманда үсеп утыручы нарат-чыршыларны кискән өчен 3 мең 785 яки 3 мең 492 сум штраф белән яный. Әле тагын 3 меңнән - 5 мең сумга кадәр административ җаваплылыкка тарту да каралган, сату бәяләренә килгәндә, 1 метр чыршы - 160 сум тора, аннан озынлыгына карап, 1000 сумга кадәр күтәрелә. Чыршы сату белән шөгыльләнүче гражданнарның, оешмаларның үзләре белән тиешле документлары булырга тиеш (сатып алу - сату килешүенең нөсхәсе, накладной, йөк автомобиленең юл кәгазе).
Нет комментариев