13 февраль 2016 яңалыклары
-
Татар теле
Татар теле - минем туган телем, Татар теле - иң-иң күңелле тел. Татар теле хәзинәләргә бай, Әй,сабыем, син менә шуны бел! Татар теле - Тукаебыз теле, Бу тел килгән ерак гасырлардан. Татар теле - моңлы, җырлы бишек, Моны белгән булган асыллардан! Алмаз Әхмәтгалиев
-
Кадерлебез РЕЗЕДА ШӘЙДИ кызы ТАҖИЕВАның 13 февральдә гомер бәйрәме – юбилее
Балтач бистәсендә яшәүче кадерлебез РЕЗЕДА ШӘЙДИ кызы ТАҖИЕВАның 13 февральдә гомер бәйрәме - юбилее.
-
“Юл бир” урынында “40” торса, урлап качар идем, ди
Төшке ял вакытында өйгә кайтып барам. Юл буенда "Юл бир" дигәнне аңлатучы юл билгесе ята. Әллә куярга өлгермәгәннәр, әллә бәреп киткәннәр...
-
Сөләйман хәзрәт әле дә табылмаган
Социаль челтәрләрдә борчулы хәбәр йөри. "Нурулла" мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов серле рәвештә югалган. 7 февраль көнне иртәнге уннарда ул Мордовиянең Саранск шәһәреннән Казанга чыгып китә. Шул ук көнне 14:30да аны Буада күргәннәр.
-
Бистә үзәгендә тиздән машиналар куяр өчен урын булдырылачак (фото)
Районыбызда шәхси машиналар саны артканнан-арта, шул рәвешле юлларда йөрү кыенлашканнан-кыенлаша бара. Бистә үзәге соңгы елларда машина кую урыннарына мохтаҗ.
-
123 сыер 3 миллион 64 мең сумлык акча китергән
Балтач шәһәр җирлегенә бистәдән кала Көек, Курмала авыллары да керә. Авылларда яшәүче шәхси хуҗалыклар терлек асрау белән көн күрәләр.
-
Ринат Хәйретдинов кабат чемпион!
"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә көрәш ярышларының финалы булды. Ике көн дәвам иткән бил алышуларга нокта куелды.
-
Беренчеләргә 1 атналык каникул
Балтач районы мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары бер атналык каникулга туктады.
-
Әхмәтхан Гәрәев: «Әфганга керәсез!» дигән көн әле дә истә
Бөек Җиңү яулаган әти-бабаларыбызның уллары, оныклары 1979 елның 27 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр ерак Әфганстан җирендә сугыш мәхшәре кичергән. Әлеге сугыш 15 мең яшь, типсә тимер өзәрдәй егетнең гомерен өзгән. Кайгысы, сагышы, югалтулары белән бу сугыш китергән афәт һәрберебез өчен уртак.
-
Балтачта дәүләт программалары ярдәмендә 52 гаилә дә йортлы булачак (фото)
2015 елда Балтач шәһәр җирлегендә 8 мең 594 квадрат метр торак мәйданы сафка бастырылган. Бу күрсәткеч бирелгән планнан 184% арттырылып үтәлгән.
-
Бистә халкы, сөенегез – быел үзара салым акчасына тротуарлар эшләнәчәк (фото)
Балтач шәһәр җирлегенең отчёт җыелышында шушы җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов чыгышында яңгыраган хәбәрләр арасыннан иң актуале, мөгаен, үзара салым акчасы җыйнау турындагы хәбәр булгандыр... Быелгы референдум 28 февральдә уздырылачак. Балтач шәһәр җирлегендә яшәүчеләр өчен үзара салым күләме 250 сум дип билгеләнгән.
-
Балтачта башкарылган һәм планлаштырылган эшләрне барладылар (фото)
12 февраль көнне мәдәният үзәгендә Балтач шәһәр җирлегенең отчёт җыелышы булды.
-
Бәйрәмгә чакыру!
Районыбызның Әфган җирендә хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннары игътибарына!