123 сыер 3 миллион 64 мең сумлык акча китергән
Авыл хуҗалыгы

123 сыер 3 миллион 64 мең сумлык акча китергән

Балтач шәһәр җирлегенә бистәдән кала Көек, Курмала авыллары да керә. Авылларда яшәүче шәхси хуҗалыклар терлек асрау белән көн күрәләр.

Сөт сатканнан кергән акча гаиләгә өстәмә керем булып тора. Балтачта - 81, Көектә - 20, Курмалада - 22 сыер исәптә. Авылларда хуҗалыктан сөт җыюны Көек егете Рәис Садыйков башкара. Узган елда барлыгы 186 тонна сөт җыйналган. Моны акчага әйләндергәндә 3 миллион 64 мең сум дигән сүз!
Фото: gov.cap

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев