Көн темалары буенча җаваплы җитәкчеләрнең чыгышлары тыңланды
Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Районда Республика көне уңаеннан үткәрелә торган чараларга эзерлек һәм иҗтимагый иминлекне, хокук тәртибен көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында.
2.Пилотсыз һава суднолары атакалары аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр очрагында яшеренү урыннарының торышы, халыкны кабул итүгә әзерлеге турында һәм пилотсыз очу аппаратлары барлыгы ачыкланган очракта һәр объектта башкарылыргы тиешле тәгъдимнәр.
3.Район территориясендә урнашкан сәламәтлек саклау объектларында террорчылыктан саклауга карата элек ачыкланган таләпләрнең үтәлешен оештыру турында.
Көн темалары буенча район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илназ Ильич Петров, Балтач муниципаль районының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фәрдүс Фәрит улы Мөхәммәтҗанов, Балтач үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Рәфкәт улы Сәфәров чыгыш ясады.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев