Татарстан өчен нефть-газ-химия комплексы икътисадның база тармакларының берсе һәм технологик үсешнең мөһим юнәлеше буларак аерым әһәмияткә ия
Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы старт алды. Чараны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.
Ул билгеләп үткәнчә, форум гадәттәгечә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан уза һәм Россиянең иң эре тармак мәйданчыкларының берсенә әверелде. Татарстан өчен нефть-газ-химия комплексы икътисадның база тармакларының берсе һәм технологик үсешнең мөһим юнәлеше буларак аерым әһәмияткә ия.
Форумның төп темалары үзебезнең ил технологияләрен һәм җиһазларын үстерү, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, югары продукция чыгару һәм кадрлар әзерләү. Чарада шулай ук чит ил делегацияләре катнаша, шул исәптән Белоруссия, Бахрейн, Әзербайҗан һәм Согуд Гарәбстаныннан.
Вести Татарстан
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев