«Идел» яшьләр үзәгендә «Ура, Авылга!» проектының йомгаклау очрашуы узды
Көн темасы

«Идел» яшьләр үзәгендә «Ура, Авылга!» проектының йомгаклау очрашуы узды

Проектның йомгаклау көне аеруча дулкынландыргыч булды

«Идел» яшьләр үзәгендә «Ура, Авылга!» проектының йомгаклау очрашуы гөрләп узды. Безнең район бу чарада лаеклы чыгыш ясады, күргәзмәбездә проект кысаларында тупланган уникаль тәҗрибәбезне, оештырылган матур вакыйгаларны һәм эшебезнең нәтиҗәләрен барлык катнашучылар белән уртаклаштык.

Быел әлеге масштаблы проект безнең Урта Көшкәт, Смәел һәм Бөрбаш авыл җирлекләрендә үтте.

Биш көн дәвамында балалар өчен бик бай программа әзерләнгән иде. Проектның йомгаклау көне аеруча дулкынландыргыч булды! Өч җирлектән җыелган балалар Сабантуй мәйданында очрашып, татар халкының күркәм милли бәйрәмендә рәхәтләнеп күңел ачтылар, бер гаиләдәй аралаштылар һәм яңа дуслар таптылар.

«Ура, Авылга!» проекты — Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе һәм «Алдынгылар хәрәкәте» ярдәме белән тормышка ашырыла.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


лагерь

Нет комментариев