13 октябрь 2016 яңалыклары
-
Балалардан кадерлерәк кем бар?
Кичә эштән кайтышлый өченче номерлы балалар бакчасы яныннан үтеп барам. Бер әни ике ягына ике баласын җитәкләп, алар белән сөйләшә-сөйләшә бакча капкасыннан машинага таба юнәлде.
-
“Карлыгач”та өлкәннәр бәйрәм итте (фото)
Балтачның 3 нче номерлы «Карлыгач» балалар бакчасында Өлкәннәр көне үтте.
-
Балтачта җитәкчеләр якыннарына «Хезмәт» бүләк итәләр (фото)
Республикада бара торган «Әти-әниеӊне яздыр. Якыннарыӊны яздыр» дип аталган акциягә җитәкчеләребез битараф түгел.
-
Биктәштә бәйрәмне Анна түтәйдә уздырганнар (фото)
Социаль хезмәткәрләр Лилия Габделхакова, Әлфия Ханнанова, медицина хезмәткәре Альбина Гарифуллина үз карамакларында торучы Анна Емельянова өендә мул гына табын әзерләп, тәрбияләүчеләрен кунакка дәшкәннәр.
-
Балтачта өлкән китап укучылар бәйрәм ясады
Балтач үзәк китапханәсендә, Өлкәннәр декадасы унаеннан, өлкән яшьтәге китап укучылар өчен "Гомер көзләре гел кояшлы булсын" исемендә тематик кичә үткәрелде.
-
Йөрәгендә – милләт ярасы
Балтачтан Гарифҗан абый Мөхәммәтшин шалтырата: "Фәния, - ди, - син бервакыт миңа бер бик матур сүз әйткән идең". Шундый кеше күңелендә калырлык яхшы сүз әйтү үземне дә әллә нишләтеп җибәрде, сөендем. Сиздерәсе килми, әле һаман телемә салынмакчымын: "Бер генәмени?" - дигән булам.
-
Балтач нәселле терлек сату буенча лидер
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2016 нчы елда үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында Татарстанның иң алдынгы районнарын билгеләде.
-
Арборлылар “Наз”дагы өлкәннәргә бәйрәм ясады (фото)
Өлкәннәр көне уңаеннан 11 октябрь көнне "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенә Арбор мәдәният йорты хезмәтчәннәре хәйрия концерты белән килделәр.
-
Һөнәри адымнар
Укытучыларның август киңәшмәсендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева үз чыгышында балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру юнәлешендә эшләргә кирәклеге турында әйткән иде.
-
Ташламалы бәяне кулдан ычкындырма
13-23 октябрь көннәрендә "Хезмәт" газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин.
-
Балтачта әлегә грипп теркәлмәгән
Галимнәр гриппның беренче очраклары ноябрь башында ук теркәлергә мөмкин дип саный.
-
Балтачта авыл хуҗалыгы техникалары ничек саклана (фото)
Кышка аяк басар алдыннан ел да комиссия техникаларның сакланышын тикшерә.
-
Балтачта буранлап кар яуды
Кичә иртән һавада очкан бер-ике кар бөртеге күреп, әбиләр сүзе искә төште. Алар фаразлавынча, беренче кар күрсәткәннән 40 көн узгач, кар җиргә җебемәслек булып ята, диләр иде.
-
Арборның "Ядкарь" ветераннар ансамбле Казанны яулап кайтты (фото)
Арбор мәдәният йортының "Ядкарь" ветераннар вокал ансамбле республика күләмендә үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның "Балкыш" фестивалендә "Г. Тукай шигыренә язылган "Пар ат" җыры белән уңышлы чыгыш ясап, Казанда гала-концертта катнашты.
-
Бүген “Өченче буын” спартакиадасында өлкәннәребез көч сынашачак
Бүген - 13 октябрь көнне "Балтач" универсаль спорткомплексында район күләмендә пенсия яшендәге өлкәннәр арасында уздырыла торган традицион "Өченче буын" спартакиадасы була. Әлеге чара район ветераннар Советы, яшьләр эше һәм спорт бүлеге тарафыннан оештырыла.