Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Бүген “Өченче буын” спартакиадасында өлкәннәребез көч сынашачак

Бүген - 13 октябрь көнне "Балтач" универсаль спорткомплексында район күләмендә пенсия яшендәге өлкәннәр арасында уздырыла торган традицион "Өченче буын" спартакиадасы була. Әлеге чара район ветераннар Советы, яшьләр эше һәм спорт бүлеге тарафыннан оештырыла.

Спартакиадада һәр авыл җирлегеннән 9 катнашучыдан торган командалар чакырулы. Ярышларның шарты буенча ир-атларның яше - 60 яшьтән, хатын-кызларныкы 55 яшьтән түбән булмаска тиеш.

Шулай итеп, өлкәннәр - шахмат, өстәл теннисы, җиңел атлетика, дартс, боҗрага туп ату, мылтыктан ату буенча һәм "Күңелле стартлар" дип исемләнгән катнаш эстафетада көчләрен сынаячак.
"Өченче буын" спартакиадасының ачылу тантанасы сәгать 10.00да башлана. Өлкәннәребезгә көч биреп торырга рәхим итегез!
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250