14 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Яңа үзәк
13нче гыйнвардан Балтач бистәсенең Булатов урамы 24/2нче йорт адресы буенча урнашкан бинада күпфункцияле үзәк үз эшен башлап җибәрде. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнгән әлеге үзәкне Айдар Дамир улы Габдрахманов җитәкли.
-
Искечә Яңа ел
Балтачтагы үзәк чыршы куелган мәйдан 13нче гыйнвар кичендә җыр-музыка авазларына күмелде.
-
Хезмәткә хөрмәт
Халыкны дарулар белән тәэмин итүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, 27нче номерлы район үзәк даруханәсенең санитаркасы Надежда Григорьевна Маннапова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Мелиорация эшендә югары производство күрсәткечләренә ирешкәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Мелиоратор» җәмгыятенең производство-техник бүлеге мөдире Раиф Рәис...
-
Эшләре сөенерлек
Төзелеш эшләренә күпме кешенең хезмәте кергәнен гади кеше бәлки күзаллап та бетермидер, ләкин шунысы хак, хезмәт куючылар көн дими, төн дими, бернинди һава торышына карамый тир түгә.
-
Кыш бабайдан бүләк
Иске Яңа ел көне районыбызның кайбер балалары өчен аеруча истәлекле булды.
-
Нинди туфрак яхшы
Игенчелектән мул продукция алу өчен туфрак эшкәртүнең күп төрле алымнары билгеле. Әмма иген культураларын нинди басу туфрагына чәчәргә яраклы икәнен алдан белеп эшләү җитми әле. Көздән һәр басудан туфрак алабыз һәм аларны саклауга куябыз.
-
Раушан өчен сөенеп
Лотереягә зур отыш чыкканмени, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгеч-консультанты Ришат Нуриевның шатлыгы тавышына чыккан. «Җиңдек», - ди. Баксаң, яшь комбайнчыларның республика конкурсында призлы урынга чыккан Смәел егете өчен сөенә икән. Фотога да төшереп, шул егет турында яз әле, зинһар, ди.