Җәмгыять

Искечә Яңа ел

Балтачтагы үзәк чыршы куелган мәйдан 13нче гыйнвар кичендә җыр-музыка авазларына күмелде.

Искечә Яңа елны каршыларга килгән халык рәхәтләнеп бәйрәм итте, уйнады, биеде, җырлады. Балтач мәдәният үзәге хезмәткәрләре бу бәйрәмне дә халык күңеленә кереп калырлык итеп оештыруга зур тырышлык куйганнар. Төрле уеннарда, ярышларда җиңүчеләргә узып киткән 2013 ел истәлеге булып сакланырдай бүләкләр дә бирелде.

250

Нет комментариев