15 апрель 2012 яңалыклары
-
Күз тидеме әллә?!
Соңгы елларда район ЗАГС бүлегеннән алынган статистик мәгълүматлар сөенечле нәтиҗәләре белән республика күләмендә дә мактаулы урыннарны биләп бара иде.
-
Тәрбиячеләр ярыша
Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан, районыбызда 5-6 зонада «Ел тәрбиячесе - 2012» бәйгесе үткәрелә.
-
«Профиль» алга омтыла
Тәүге мәртәбә «Профиль» җәмгыятенең эшчәнлеге белән 2008нче елның ямьле августында танышырга бардым. Дөресрәге, эш процессын башлап җибәрү өчен җәмгыятькә районда танылу кирәк булды, ягъни гадәти генә реклам. Ул чакта егерме өч яшьләр тирәсендәге ике яшь кенә егет Кариле авылының эчке урамнарына урнашкан «Агроснаб» җәмгыяте базасындагы коры, шыксыз бер складта җитештерү...
-
Туберкулезны дәвалап була
Туберкулез - йогышлы авыру. Аның микроблары авыру кеше сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә, көлгәндә төкерек белән һавага чыга һәм алар шул ук һаваны сулаучы сәламәт кеше организмына үтеп керергә мөмкин.
-
Ялган орлыклар
Мартның соңгы көннәрендә «Россельхознадзор» белгечләре Балтач бистәсендә чәчәк һәм җиләк-җимеш орлыклары сату белән шөгыльләнүче сәүдә нокталарына тикшерү үткәрде. Нәтиҗәдә, ике ноктада орлыкларның фитосанитария таләпләренә туры килмәве ачыкланды, тиешле затларга административ беркетмә төзелде.
-
Кекусинкай — Балтачта
Республикабызда унсигез ел узучы каратэ-кекусинкай буенча ачык милли чемпионат дип аталучы Татарстан беренчелеге инде менә җиденче мәртәбә Балтач җирлегендә үтә.
-
Киңәшкә колак сал!
Һәркемгә мәгълүм булганча, язгы-җәйге чорда янгын чыгу очраклары бермә-бер арта. Узган елгы статистикага күз салсак, март-август айларында районда 19 янгын һәм 10 чүп-чар ягу очрагы теркәлгән.
-
Кышны озату
Быелгы кыш күңелләрдә үзенең февраль салкыннары, март бураннары белән истә калыр, мөгаен.
-
Җитезрәк, биегрәк, көчлерәк!
Быел да арборлылар гөж килеп көч сынашты: мини футбол, хоккей, волейбол ярышларыннан, кышкы кросс, «Тау бәйрәме»ннән берәү дә читтә калмады.
-
Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
-
«Без — кунакханәдә»
«Хөрмәтле редакция! Мәктәптән тыш эшләр үзәге, элеккеге Пионерлар йорты ник ябылды?
-
Хушлашу сүзе
Язгы ташкыннар ярларыннан ташып чыккан, табигатькә яз сулышы иңгән 11 апрель иртәсендә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе, район газетасының актив хәбәрчесе, шигъри җанлы, тынгысыз күңелле Мөбарәк Касыймхан улы Галиевның 89 яшендә гомере өзелде.