Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан, районыбызда 5-6 зонада «Ел тәрбиячесе - 2012» бәйгесе үткәрелә.
Мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләрендә эшләүче төркем, татар һәм рус телләреннән белем бирүче тәрбиячеләр, музыка, физик тәрбия җитәкчеләре арасында номинацияләрдә һөнәри осталыкларын бәяләүче бирем-ярышлар үткәреләчәк. Алар үз-үзләрен тәкъдим итәргә, ачык дәрес, тәрбияви чаралар күрсәтергә тиешләр. Бәйгенең нәтиҗәсе 16нчы апрельдә билгеле булачак. Районыбыз этабында җиңгән тәрбияче республикакүләм бәйгедә катнашачак.
Нет комментариев