16 август 2017 яңалыклары
-
Афәрин, шахматчы кызлар!!!
Шушы елның 22-23 июль көннәрендә Чистай шәһәрендә республика тарихында беренче тапкыр хатын-кызлар һәм ир-егетләр командалары катнашында шахмат буенча блиц-турнир үткәрелде.
-
Балтач аэродромы 50 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена
19 август - шимбә көнне Казан авиация спорт мәктәбенең Балтач практик күнегүләр үтү аэродромы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге истәлекле тарихи дата уңаеннан, Балтач аэродромында күренекле шәхесләр, мәртәбәле кунаклар катнашында бәйрәмнең ачылу тантанасы булачак.
-
Игътибар!!! "Балтач" паркында ярминкә булачак
18 август - җомга көнне бистә үзәгендәге "Балтач" ял паркында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" республикакүләм акция кысаларында, яңа уку елына әзерлек уңаеннан ярминкә оештырыла.