Игътибар!!! "Балтач" паркында ярминкә булачак
Төрлесе

Игътибар!!! "Балтач" паркында ярминкә булачак

18 август - җомга көнне бистә үзәгендәге "Балтач" ял паркында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" республикакүләм акция кысаларында, яңа уку елына әзерлек уңаеннан ярминкә оештырыла.

Биредә уку кирәк-яраклары, канцтоварлар, портфельләр, кыз һәм ир балаларга уку формалары, спорт костюмнары, өс һәм аяк киемнәре сатыла. Чагыштырмача арзан бәяләр тәкъдим ителә.
Казанның "Адонис" өс киемнәре тегү фабрикасы килү көтелә.
Ярминкә сәгать 8.00дә башланып китәчәк.
Рәхим итегез!

250

Нет комментариев