18 февраль 2016 яңалыклары
-
Алсу Идрисованың иҗат җимешләре
Сарыласым килә иңнәреңә, Назланасым килә кайчакта. Тик тукталам. Без шул өйрәнмәгән, Без үсмәгән назлы кочакта. Елый-елый зарланасым килә, Бушатасым килә күңелне. Тик тыелам. Сер бирмәскә диеп, Тешне кысып үстек түгелме?!! ...Матур сүзне күп әйтмәдең, әнкәй, Утырмадың назлап, кочаклап. Әмма безне, таш диварлар булып, Авырлыктан килдең син саклап. Өйрәттең син безне...
-
Балтач имамнары белемнәрен арттыра
Имамнар 24 февральдән 2 мартка кадәр белем алачак.
-
Балтачта чиста суның бәясе – 35,28 сум
Матбугатта күптән түгел Татарстанда суның бер кубометры 18 сум тора дип яздылар. Чагыштырып карау өчен биектаулылар - 28, Балтач халкы исә 35,28 сум сум акча түли. Аерма бик зур. Әллә безнең эчәр суыбыз шуның кадәр чиста микән дигән сорау туа.
-
Кайнар йөрәкле көеклеләр "ут уйнатты"
Көек авылы китапханәсендә "Гашыйклар көне" уңаеннан "Кайнар йөрәкләр" исемле музыкаль уен-кичә үткәрелгән. Уеннарда авыл халкы бик теләп, яратып катнашкан. Шул мизгелләрдә олырак яшьтәгеләре дә яшьлекләрен искә төшереп алганнар.
-
Балтачта агачларга прическа ясадылар
Бу атнада бистә урамнарын матурладылар. Кемнәр дисезме? "Благоустройство" оешмасы егетләре.
-
“Татмедиа”дан бүләк кайтып җитте
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте үткәргән конкурста җиңү яулап, Кукмараның савыт-сабалар заводыннан набор откан Венера Гәрәеваны бүген редакциябезгә чакырып, тантаналы төстә котладык.
-
Алмаз Әхмәтгалиевның тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде
Кулымда әле яңа гына табадан төшкән, өр-яңа "Хыял канатларым" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы. Авторы - Кариле авылы егете Алмаз Әхмәтгалиев. Әлеге җыеныкта аның тәүге иҗат җимешләре, соңгы елларда язылган фәлсәфи фикерләр һәм романтик хисләр белән сугарылган 60 шигыре урын алган.
-
Балык тотарга яратсаң, Түнтәргә кил
Хөрмәтле балыкчылар! 22 февраль көнне Түнтәр плотинасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан балык тоту ярышлары уздырыла.
-
"Матурлык мәктәбе"нә рәхим ит
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия мөслимәләр берлеге Казанда беренче мәртәбә "Матурлык мәктәбе" дип аталган курслар уздыра.
-
Олимпиададан җиңү белән кайттылар укучыларыбыз (фото)
12-16 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадларының йомгаклау туры үткәрелде.