Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Балтач имамнары белемнәрен арттыра

Имамнар 24 февральдән 2 мартка кадәр белем алачак.

8-17 февральдә Казанның "Рәшидә" үзәгендә Кукмара, Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнары имамнары өчен беренче тапкыр квалификация күтәрү курслары уздырылган иде. 23 имам гакыйдә, фикһ, гыйбадәт, татар дин тәгълимате, имам вазыйфалары һәм башка фәннәр буенча гыйлемнәрен күтәреп, күнекмәләрен арттырган. Үзәктә имамнарга тантаналы рәвештә махсус таныклыклар да тапшырганнар.

Икенче төркем өчен укулар 24 февральдән 2 мартка кадәр дәвам итәчәк икән. Бирегә Балтач һәм Биектау районнарыннан 20гә якын имам килүе көтелә, дип яза интертат ру сайты.
Фото: samtatnews

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250