19 февраль 2016 яңалыклары
-
Хөрмәтле хезмәттәшебез РАИЛӘ ХИДИЯТ кызы МӨХӘММӘТҖАНОВАның гомер бәйрәме — 55 яшьлек юбилее
20 февраль көнне хөрмәтле хезмәттәшебез РАИЛӘ ХИДИЯТ кызы МӨХӘММӘТҖАНОВАның гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее.
-
Кадерле әтиебез НАИЛ ГЫЙНИЯТУЛЛА улы ӘХМӘДУЛЛИНның 19 февраль көнне 50 яшьлек юбилее
Яңгул авылында яшәүче кадерле әтиебез НАИЛ ГЫЙНИЯТУЛЛА улы ӘХМӘДУЛЛИНның 19 февраль көнне 50 яшьлек юбилее.
-
Газиз әниебез – РАИЛӘ ХИДИЯТ кызы МӨХӘММӘТҖАНОВА – 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә
20 февральдә Чапшар авылында яшәүче газиз әниебез - РАИЛӘ ХИДИЯТ кызы МӨХӘММӘТҖАНОВА - 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
-
Пыжмарада мәктәп директорлары авылда баланы социальләштерү турында сөйләштеләр (фото)
Бүген Пыжмара төп белем мәктәбендә "Төп белем мәктәбендә һөнәри белемгә юнәлеш: авылда баланы социальләштерү" темасына районның мәктәп директорлары өчен семинар булып узды.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны юбилеен билгеләп үтә (фото)
Бүген Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Габделбәр улы Гыйльмуллинга 95 яшь тулды.
-
Алсинә Хрусталева “Теремок” уен бүлмәсенә билет отты
Бүген "Теремок" уен бүлмәсендә баланы уйнату өчен билет уйнатылды. Конкурсның барлык шартларын да үтәгән катнашучылар арасында Алсинә Хрусталева җиңүче дип табылды.
-
Норма мәктәбе укучыларын мәхәббәт турындагы хикәя битараф калдырмады
17 февраль көнне Норма авыл китапханәсендә яшүсмерләр катнашында "Урлап кушылган язмыш" дип исемләнгән әңгәмә булып үтте.
-
Балтачта референдум узачак
28 февраль көнне районда референдум узачак.
-
Тукай оныклары!.. Сезгә дәшәбез!
Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуга багышлап, «Хезмәт» балалар арасында «Тукай оныклары» дигән бәйге игълан итә. Бәйгегә балаларның үзләре иҗат иткән шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре кабул ителә.
-
Арборның "йөзек кашлары" үз клубларын булдырган
"Йөзек кашлары" - Арбор авылы китапханәсендә оешкан өлкәннәр клубы нәкъ менә шулай дип атала. Әлеге ханымнар, апалар, әбиләрнең һәркайсы үз гаиләсенең йөзек кашы.
-
Баш врач әйткәнне хезмәткәрләре укымый
Укымый дисәң дә, тыңламый дисәң дә буладыр инде бу очракта... Өлкән кешенең редакциягә булган мөрәҗәгатеннән чыгып әйтү: - Гәҗитне дә укыдым, хисап җыелышында да булдым, дәү врач грипп вакытында, бик ашыгыч булмаса, хастаханәгә килеп йөрмәскә дигән иде...