Укымый дисәң дә, тыңламый дисәң дә буладыр инде бу очракта... Өлкән кешенең редакциягә булган мөрәҗәгатеннән чыгып әйтү: - Гәҗитне дә укыдым, хисап җыелышында да булдым, дәү врач грипп вакытында, бик ашыгыч булмаса, хастаханәгә килеп йөрмәскә дигән иде...
Өлкән кеше булгач, бабайның сүзен тыңламыйча булмый, гәрчә журналистларга аркаланып тәнкыйть белдергәнне өнәп бетермәсәм дә... Ярар, чиратка язмасыннар, бездән дә файдалансыннар, ди... Хикмәт бит монда башкада. Бабай дөрес әйтә, җитәкченең сүзе күп очракта үтәлми шул ... һавада эленеп кала... Юкса ул үзе, мин шулай дидем, сез тыңлый күрмәгез берүк дип әйтмидер... Күбрәк хисапчысы һәм башкасы түрә шул бездә...
Нет комментариев