20 октябрь 2014 яңалыклары
-
Ничек ашый – шулай укый
Үсеп килүче организм сыйфатлы ризыкка бигрәк тә мохтаҗ. Шуңа күрә көне буе диярлек мәктәптә булган балаларның туклануы даими игътибар үзәгендә. Бүгенге көндә республикабызның барлык укучыларын витаминнарга бай кайнар ризык белән тәэмин итү өчен зур көч куела.
-
"Вьетнам базары" киредән торгызыла
"Витарус" ҖЧҖ та булган янгын нәтиҗәсендә 600 дән артык сәүдәгәр зыян күргән, һәм 400 ләп сатучы эшсез калган.
-
"ТАТМЕДИА" балалар күңелен ачты
Кичә Казанның "Южный" сәүдә үзәгендә оештырылган бәйрәм кызыклы һәм күңелле генә түгел, файдалы да үтте. Әйтергә кирәк, биредә гаилә бәйрәмнәре еш уздырылса да, татарча мондый чара беренче булды дисәм, ялгышмам.
-
Данилыбыз шахмат буенча Россия беренчелегендә катнашып, чемпион исемен яулады
Тагын бер укучыбыз районыбыз данын еракларга барып танытты.
-
Зыянлы уенчыклар Балтачта да бар
Ярты ел эчендә Татарстанда 593 миллион сумлык уенчык сатылган. Хәтта ит консервылары, савыт-саба, келәмнәр дә моның кадәр сатылмаган.
-
Әйбәт закон, кабул ителсә, билгеле
Бездә әле бала югалу турында гариза язылып 24 сәгатъ узгач кына эзли башлыйлар.
-
Ункөнлек кысаларында өлкәннәр өчен район буенча экскурсия үткәрелде
Мондый чара бер үткән иде инде.
-
Өлкәннәр ункөнлеге кайтавазлары
Балтач спорткомплексында өлкәннәр спартакиадасы үтте. Өлкәннәребез җитезлектә, активлыкта көч сынашты. Һәр авыл җирлеге, командалар туплап, ярышларда катнашты. Беренче урын Балтач үзәге командасында, икенчедә - Бөрбаш, ә өченчедә Куныр өлкәннәре командалары.
-
Норма авылында яшәүче ФӘЛИЯНУР МӨХӘММӘТ кызы МӨҖИПОВАның 21 октябрьдә олуг юбилее
Кадерле апабыз! Син безнең өчен үрнәк өлгесе, олы хөрмәткә лаек кеше. Сине истәлекле көнең белән ихластан котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның игелеген тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Гел шулай безгә терәк, киңәшчебез булып, әрнү-сагыш белмичә яшәргә язсын. Кайчан килсәк, ишек ачык була, Каршылыйсың ачык йөз...
-
Югалмас хәзинәләр
Мин һөнәрем буенча - тәрбияче. Менә бүгендә, көндәгечә, нәниләрем белән үткәреләчәк шөгылемне күңелдән барлап, бакчага эшкә юнәлдем. Нәсел дәвамы, орчык буе гына, тиктормас нәниләр, үзләренең якыннары - яраткан әби-бабайлары турында нәрсәләр беләләр икән? Алардан нинди һөнәрләргә өйрәнәләр? Ашыгам. Ә балаларны күр әле син! Алар, миңа караганда да эшлеклеләк кыяфәттә, шөгыльгә...