20 декабрь 2011 яңалыклары
-
Шагыйрь һәм Балтач. Тыгыз элемтә
Фәнис - Нурсөя, Нурсөя - Фәнис. Ул шагыйрьнең тормыш юлдашы. Ябык иңнәренә дөнья йөген күтәреп, Фәниснең гомер агачына үз гомерен ялгый, аның офыклары киңәйсен өчен машина йөртергә өйрәнә. Фәнис Яруллин тормыш юлында дулкыннарга бәргәләнә бәргәләнә үзенең ярларына таба барды. 2011 нче елның 9нчы декабрендә бөек язучыбыз мәңгелеккә күзләрен йомды.
-
Барысы да синнән тора
Киләчәк турында уйлап аның бигрәкләр дә тиз килеп җитүен аңлыйм дигән Альберт Эйнштейн. Пенсия турында да нәкъ шулай дип әйтеп булыр иде.
-
Иң бөек яшәү чыганагы
Җир йөзендә адәм баласы өчен әнидән дә кадерле, якын, газиз кеше юктыр! Әниләр биргән тәрбия, үгет-нәсыйхәт гомер буе безнең тормышыбыз маягы булып тора. Кышкы көннәрнең матур бер кичендә, ап ак карны шыгырдатып, әниләр, ак мамык шәлләрен бөркәнгән дәү әниләр, дәү әтиләр, абый апалар, кызлар егетләр Карадуган мәдәният йортына агылды. Безне...
-
«Таныш булыйк»
Район участок вәкилләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
-
Традиция дәвам итә
24-25нче декабрь көннәрендә «Балтач» универсаль спорт сараенда муниципаль район башлыгы призына XVI традицион көрәш ярышы уздырылачак. Чараның тантаналы ачылу өлеше сәгать 10.00да. Барлык спорт сөючеләрне һәм җанатарларны әлеге олуг спорт бәйрәменә чакырып калабыз.
-
Яңа мөмкинлекләр
«Ана капиталы» сертификаты бүгенге көндә гаиләләр өчен зур ярдәм булып тора. Ә менә агымдагы елның 14нче ноябрендә кабул ителгән 931 нче номерлы карар әлеге акчаларны куллану мөмкинлеген арттырды.
-
Райондашлар мәнфәгатендә
16нчы декабрь көнне район Советының утырышлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Чөнки бу көнне бирегә торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр җыелды.
-
Һәр йорт «Хезмәт»ле булсын!
Яңа елга аяк басарга санаулы гына көннәр калып бара.
-
Хыяллар чынга аша
Яңа ел һәркемгә матур хыяллар, өмет-ышаныч алып килүче матур бәйрәмнәрнең берсе.
-
Игътибар!
Татарстан Республикасы Балтач районы прокуратурасы бинасында Балтач бистәсе, Булатов урамы, 24/ 1нче йортта 26нчы декабрь көнне Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы Ильяс Габдулхакович Масаллимов гражданнарны кабул итә. Кабул итү 10 сәгатьтә башлана. Алдан язылу өчен 884366 3-02-63 телефонына шалтыратырга була.
-
Минем әнием
Минем әнием Лилия исемле. Бәлки, сез аны беләсездер дә?
-
Чаңгычыларыбыз икенче
Бөгелмә шәһәрендә халыкара класслы спорт остасы, чаңгы спорты буенча СССР чемпионы Рузалин Бакиев призына узган Татарстан беренчелегендә СССРның спорт остасы Рәлиф Әскәров җитәкләгән команда авыл районнары арасында икенче призлы урынны яулады. Командабызга киләчәктә дә җиңүле финишлар теләп калабыз.
-
Халык соравы буенча
Соңгы араларда маршрутлар расписаниесендә үзгәрешләр булу, йә булмаса автобусларның вакытлыча туктатылып торуы халыкта күп кенә сорау тудырды.
-
Чираттагы бүләк!
Елның-елында Балтач спорт мәктәбе базасында шөгыльләнүче балалар арасында уздырылучы татарча көрәш ярышлары быел да оешкан төстә узып китте.
-
Ниһаять!
Район халкы күптәннән түземсезләнеп көткән вакыйга әлеге атнада булачак һәм районыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылачак.